Иннополис Университетында 7 ел эчендә беренче тапкыр TOOLS 50+1 халыкара конференциясе узачак

2019 елның 11 октябре, җомга

14-19 октябрьдә Россия ИТ-вузы Европа илләреннән программалаштыруның объект-юнәлешле телләре буенча 60 эксперт җыячак. Катнашучылар гибрид һәм киберфизик системаларны модельләштерү һәм верификацияләү, объект-юнәлешле технологияләрдәге яңа эшләнмәләр, эшләнмәнең микросервис архитектурасы, интернет әйберләр, веб-кушымталар һәм зур мәгълүматлар белән эшләү өчен кушымталар буенча фикер алышачак.

TOOLS 50+1 кысаларында формаль ысулларны популярлаштыруга багышланган Өченче воркшоп Fun With Formal Methods (FWFM-2019) узачак. Шулай ук профессор Бертран Мейер эшкәртүнең яңа инструментлары буенча семинар үткәрәчәк. Иннополис Университетының Youtube-каналында воркшоплар трансляциясе узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International