Татарстан президенты РФА институтлары директорлары һәм фәнни җитәкчеләре белән очрашты

2019 елның 11 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе институтлары директорлары һәм фәнни җитәкчеләре белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты. 

Россия Фәннәр академиясе институтлары җитәкчеләре Казанга «Андрей Громыко һәм Совет дипломатиясе глобаль каршылыклар чорында» дип аталган беренче Халыкара фәнни форумда катнашу өчен килде. Форум КФУ мәйданчыгында оештырылды. «Без атаклы совет дипломаты Андрей Андреевич Громыконың 20 гасырда тотрыклы тынычлыкны һәм кораллар узышын контрольдә тоту өчен ныклы нигез булдыруга керткән өлешен югары бәялибез», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты, очрашуны ачып.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы ярдәме белән Россия тышкы сәясәте кысаларында халыкара элемтәләрне актив үстерә. «Узган ел республиканың тышкы сәүдә әйләнеше якынча 20 млрд. доллар тәшкил итте, шул исәптән экспорт – 15 млрд.тан артык төп юнәлеш, әлбәттә, нефть иде. Моннан тыш, без чимал булмаган экспортны арттырабыз», - диде ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International