Казанда "Кванториум" балалар өчен фәнни үзәк барлыкка киләчәк. 2021 елда Татарстан «Кванториум» балалар технопарклары челтәрен булдыруга субсидия алачак.
Татарстан «Белем бирү» милли проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында «Кванториум» балалар технопаркларын төзүгә субсидияләр бирү өчен Россия Мәгариф министрлыгын конкурста сайлап алуда катнашучы 25 субъект исемлегенә керде.
Балалар технопаркы мәктәп укучыларының инновацион технологияләргә кызыксынуын арттырачак һәм балаларның техник иҗаты артуга ярдәм итәчәк, дип көтелә.