Болгарда Куйбышев педагогика училищесының 100 еллыгын бәйрәм иттеләр

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Болгар цивилизациясе музеенда Куйбышев педагогика училищесының 100 еллыгына багышланган чара узды.

Гасырлык юбилейга махсус «Укытучылар мәктәбе» күргәзмәсе ачылды, ул архив бүлеге, музей һәм шәхси фонд документлары буенча эшләнгән. Тугыз стенд педучилищеның оешу еллары, аның җитәкчеләре, югары бүләкләр алган чыгарылыш сыйныф укучылары, педагоглар турында сөйли.

Училище тарихы буенча альбомнар, шулай ук төрле уку елларындагы укучылар, укытучылар исемлекләре дә бар. Педагогик хезмәт ветераны Клара Морюхова ул елларда яхшы билгеле булган уку йортының эшчәнлеге турында кызыклы формада сөйләде. Ул архивтан, туганнарыннан бөртекләп җыйган күп кенә кызыклы фактлар китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International