Рособрнадзор балалар бакчаларында белем бирү сыйфатын бәяләү методикасын тикшерә

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте 2019 елның көзендә мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын мониторинглауның концепциясен һәм методик материалларын сынап караячак.

Эшләнгән концепция нигезенә мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын, аны бәяләүнең һәм мониторинглауның дәүләт системаларын, шулай ук Ecers-R мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын комплекслы бәяләүнең иң абруйлы халыкара инструментариясен өйрәнү ятты.

Эшләнгән концепция һәм инструментарий мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын мониторинглауның федераль, төбәк һәм муниципаль системаларының, шулай ук балалар бакчалары эшенең сыйфатын эчке бәяләү системаларының бердәм методик нигезен тудырачак. "Концепция нигезенә салынган гомуми алымнар белем бирү оешмаларына регулятор йогынтысын киметергә, контроль процедураларның үтә күренмәлелеген арттырырга, төрле контроль процедураларны сыйфатның бердәм күрсәткечләре белән мониторингның бердәм системасына берләштерергә мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләде Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International