Казанда Арбузовлар исемендәге премиягә конкурс игълан ителде. Аңа 35 яшькә кадәрге аспирантлар, югары уку йортларының һәм шәһәрнең фәнни-тикшеренү учреждениеләренең яшь галимнәре лаек була ала.
Катнашу өчен балалар һәм яшьләр эшләре комитетына (Петербург ур., 70, 17 бүлмә) кирәкле конкурс документациясен тапшырырга кирәк, аның исемлеге түбәндәге положениедә күрсәтелгән: https://www.kzn.ru/upload/iblock/317/Polozhenie_premii_Arbuzovykh_2019.pdf
Заявкалар 18 октябрьгә кадәр кабул ителә.