Бухарестта Romanian Master of Informatics информатика буенча VII халыкара олимпиада тәмамланды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Россия укучылары 13 медаль яуладылар. Безнең илне турнирда Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Чиләбедән командалар тәкъдим итте.
Казан командасы турнирның иң яхшы унлыгына эләкте. Татарстан Республикасы вәкилләре исәбендә - бер алтын һәм бер бронза. Алтын медаль иясе - Н.И. Лобачевский исемендәге Лицей укучысы Илдар Гайнуллин. "Бронзаны" шул ук лицей укучысы Азат Исмәгыйлев отты. Лицеистларның тренерлары Сергей Михайлин һәм Константин Скобельцын иде. Исегезгә төшерәбез, Илдар Гайнуллин - IOI-2019 информатика буенча Халыкара олимпиаданың “алтын” иясе һәм информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының абсолют җиңүчесе.