КФУда мәктәп укучылары өчен "Физика һәркем өчен" дип аталган фәнни-популяр лекцияләр башлана

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

19 октябрьдә Казан федераль университетының Физика институтында укучылар өчен “Физика законнары. Физик тәҗрибәләрне күрсәтү" дип аталган лекция узачак.

КФУның Физика институтының 110 нче номерлы аудиториясендә (Кремль ур., 16а) 15 сәгать 40 минутта башлана торган дәрес вакытында гомуми физика кафедрасы доценты Рөстәм Даминов механика, электромагнетизм, оптика һәм молекуляр физика законнары турында сөйләп кенә калмыйча, балаларда физика фәненә карата ярату уята алырлык сокландыргыч тәҗрибәләр дә күрсәтәчәк. Килүчеләр кулдан ясалган яшен һәм болытны, Изге эльм утларын һәм башкаларны күрәчәк. Лекция урта һәм өлкән яшьтәге мәктәп укучыларына, шулай ук аларның ата-аналарына һәм мәктәп укытучыларына кызыклы һәм файдалы булачак.

"Физика һәркем өчен" фәнни-мәгариф проекты КФУда 2018 елның гыйнварында старт алды. Аны КФУның Физика институты һәм Мәгариф департаменты бергәләп гамәлгә ашыра. КФУның Физика институты профессорлары һәм доцентлары ике атнага бер шимбә көннәрендә уза торган лекцияләр вакытында балаларга физик күренешләр һәм законнар, квант технологияләре турында сөйлиләр, физика өлкәсендә, шул исәптән Казан университеты галимнәре тарафыннан ясалган заманча ачышларның асылын аңлаталар. Моннан тыш, балалар һәм аларның ата-аналары Галәмнең төзелеше белән таныша һәм КФУ астрономнары һәм физиклары белән аның серләрен чишәргә омтыла. «Физика һәркем өчен» программасының (алар барысы да - бушлай) чараларын күрү өчен алдан теркәлү, шулай ук үзең белән паспорт булу мәҗбүри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International