Медведев Татарстанда ясле төзелеше темпларын канәгатьләнерлек дип бәяләде

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстанда, Воронеж, Вологда, Рязань һәм Белгород өлкәләрендә яслеләр төзү темпларын канәгатьләнерлек дип атады, әмма кайбер башка төбәкләрне тәнкыйтьләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

2019 елда яследә 25 мең урын булдырылган. Бу быелга планлаштырылган күләмнең өчтән береннән кимрәк, диде Россия Премьер-министры. «Бездә төзелеш башланмаган төбәкләр дә бар, ни өчен һәм нәрсә эшләргә икәнлеген ачыкларга кирәк», — диде Премьер-министр Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет президиумы утырышы барышында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International