Мәскәүдә «Перспектива» ТИОИның өченче тапкыр уздырыла торган «Инклюзив практика фестивале» финалы булды. Быел конкурста Россиянең 16 төбәгеннән вәкилләр - төбәк этапларында җиңүчеләр катнашты.
Эшләнгән тәҗрибәләргә карата куелган төп таләп: инвалидлыгы булган балаларны укыту өйдә түгел, ә инклюзив сыйныфларда үткәрелергә тиеш.
Фестиваль зур гамәли кыйммәткә ия-ул илнең төрле почмакларыннан килгән педагогларга тәҗрибә белән уртаклашырга мөмкинлек бирә. Һәр регион вәкиле үз презентациясендә инклюзив белем бирүнең ничек үсүен һәм хәзерге вакытта нинди нәтиҗәләргә ирешүләрен күрсәтте.