Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының яшьләр иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган конференциядә "Татарча диктант-2019" акциясендә кулланылачак әсәрләрне атады.
"Быел без Фәүзия Бәйрәмованың, "Болын" повестен сайладык. Ул танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе. Бу әсәр Татарстан өчен сайланган. Ә Россия төбәкләре һәм чит илләр өчен без җиңелрәк текст тәкъдим итәбез - Газиз Мөхәммәтшинның «Саумысыз, аккошлар!» әсәре, - дип сөйләде Ленария Мөслимова.
Акциянең төп мәйданчыгы КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты булачак. “Татарча диктант-2019” белем бирү акциясе 19 октябрьдә бөтен дөнья буйлап узачак.