Казан федераль университеты үзенең 215 еллыгын масштаблы агарту акциясе белән бәйрәм итә башлый. Ай дәвамында - 25 октябрьдән 29 ноябрьгә кадәр Татарстан шәһәрләрендә КФУ оештырган зур фән бәйрәме узачак.
Татарстанның иң зур югары уку йорты - Казан федераль университеты - үзенең 215 туган көне уңаеннан республика халкына бүләк итәчәк. «КФУның фәнни десанты» 18 шәһәрдә һәм бистәдә төшеп калачак. Алар арасында: Апас, Актаныш, Лениногорск, Мамадыш, Әлмәт, Менделеевск, Азнакай, Минзәлә, Нурлат, Зәй, Әгерҗе, Мөслим, Бөгелмә, Чистай, Сарман, Арча, Яр Чаллы һәм Алабуга.
«КФУның фәнни десанты» - 13 институттан, 1 югары мәктәптән, 1 факультеттан һәм КФУның 2 филиалыннан фәнни-популяр лекцияләр, иҗат коллективлары чыгышлары, кабул итү комиссиясе консультацияләре, кызыклы интерактивлар, алар арасында викториналар, һөнәри юнәлешле мастер-класслар, тәҗрибәләр һәм экспериментлар бар. Танылган укытучылар һәм галимнәр аңлаешлы формада фән дөньясындагы казанышлар һәм катлаулы күренешләр турында сөйләячәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, университет традицион рәвештә мәгърифәтчелек миссиясен башкара, аның нигезләре 200 ел элек Николай Лобачевский ректорлыгы вакытында салынган булган. Танылган математик, евклид булмаган геометрияне булдыручы барлык теләүчеләр өчен ачык лекцияләр укыган. Хәзерге вакытта Казан федераль университеты «КФУда PROФән» фәнни-популяр проектын, аның интерын даими рәвештә үткәрә.