Озак дәвалануда булган балаларны укытуны оештыру буенча методик тәкъдимнәр эшләнде

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

14 октябрьдә Мәскәүдә 2019 елда төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләренә һәм 2020 елда ДЙА үткәрүгә әзерлек мәсьәләләренә багышланган Бөтенроссия киңәшмәсе узды.

Медицина оешмаларында озак дәвалауда булган балаларны укыту проблемаларын хәл итү өчен РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган эш турында мәсьәлә кузгатылды.

Хәзер ведомство «УчимЗнаем» проект офисы белән берлектә мондый балалар өчен уку процессын оештыру буенча яңа методик тәкъдимнәр әзерли.

Методик рекомендацияләрне лицензияләүгә, балалар белән эшләүдә дисциплинарара хезмәттәшлеккә, педагогларның роленә, белем бирү тирәлеген һәм психологик-педагогик яктан тәэмин итүгә, баланы белем бирү оешмасына кире кайтаруга кагылышлы пунктлар үз эченә ала, шулай ук электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләрен куллану ысулларын тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International