Татарстан укучылары үзәк параличлы кешеләр арасында футбол буенча Россия беренчелегендә “бронза” оттылар

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

2 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Ленинград өлкәсенең Тихвин шәһәрендә үзәк параличлы кешеләр арасында футбол буенча Россия беренчелеге узды.

Татарстан Республикасы җыелма командасы бронза медаль алды. Үткәрелгән һәм кертелгән тупларның аермасы - 22-14. Татарстан Республикасы җыелма командасы составына «Казанның 4 нче интернат-мәктәп укучылары керде. Шуларның берсе - Сергей Попов - беренчелекнең иң яхшы ярымсакчысы дип танылды.

Үзәк параличлы футбол буенча Россия беренчелегендә "Спартак" Мәскәү командасы җиңүче булды. 6 тур нәтиҗәләре буенча команда бер генә уенны да оттырмады, 15 очко яулады һәм турнир таблицасында лаеклы рәвештә беренче урынны алды. Мәскәү футболчылары гомуми алганда 4 не генә үткәреп, 37 туп керткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International