12 һәм 14 октябрьдә "Без хәтерлибез" проектының беренче этабы кысаларында интеллектуаль уеннар узды. «ТАССРның 100 еллыгына каршы» беренче интеллектуаль уен-квиз В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты базасында профессиональ белем бирү оешмалары арасында узды.
Проектта катнашуга һөнәри белем бирү оешмаларыннан барлыгы 25 команда һәм югары уку йортларыннан 20 команда чакырылган, аларның һәркайсында - 5әр катнашучы. Интеллектуаль уен һәрберсендә 5әр сорау булган 6 раундтан торды. Раундлар тематикасы Татарстан Республикасы тарихыннан вакытлы кисемтә белән билгеләнде.