«Турникетларсыз бер атна»: Татарстанда бөтенроссия акциясе ничек уза

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

14 октябрьдән республикада «Россиядә эш» киң колачлы һөнәри юнәлеш проекты кысаларында «Турникетларсыз атналык» бөтенроссия акциясе старт алды.

Акция Россиянең һөнәри юнәлеш бирүче алдынгы предприятиеләре эшчәнлеге турында мәгълүмат бирүгә, сәнәгать җитештерүендә булган һөнәрләрне һәм белгечлекләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән чаралар комплексыннан гыйбарәт.

Проектның төп идеясе - регионда урнашкан предприятиеләрнең эше белән мәктәп укучыларын һәм студентларны интерактив таныштыру.

“Турникетларсыз атна” ел саен апрельнең өченче атнасында һәм октябрьдә уздырыла. 2019 елның язында акциягә Татарстан Республикасының 40 тан артык сәнәгать һәм сәүдә предприятиесе ярдәм итте: ҖЧҖ «Түбән Кама Нефтехим», ҖЧҖ «Татнефть - прескомпозит» , С.П. Горбунов ис. КАЗ - «Туполев» ГАҖ филиалы, АҖ «А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы» һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International