Әлмәттә техник белгечлекләр студентлары өчен хакатон узачак

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

«Татнефть» компаниясе «Фән һәм Инновацияләр» халыкара форумы кысаларында «Студент күзлегеннән бизнес» хакатонын оештыра.

Форумда катнашуга техник вузларның 3-4 курс студентлары һәм магистрлары чакырыла.

Хакатон 18 октябрьдә Әлмәттә “Юность” җәйге савыктыру лагере базасында узачак. Анда катнашучыларга өч юнәлеш буенча - «Разведка һәм табыш», «Нефть-газ эшкәртү», «Шиналар комплексы» технологик чакырулары нигезендә җитештерү кейслары тәкъдим ителәчәк.

Хакатон нәтиҗәләре буенча иң яхшы 7 студент «Татнефть» компаниясенең технологик үсеш үзәгендә түләүле стажировка узарга мөмкинлек алачак.

Хакатонада катнашуга гаризаны BakeevRN@tatneft.ru электрон почтасы аша бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International