15 октябрьдә Татарстанның Кама Тамагы районында район мәгариф оешмаларының планлы күчмә тикшерүләре буенча йомгаклау киңәшмәсе узды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге;
- белем бирү сыйфатының дәүләт тарафыннан контроле;
- лицензия таләпләренең үтәлешен контрольдә тоту.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары - Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Вазыхов, мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының мәгариф сыйфатын дәүләт контроле бүлеге башлыгы Альбина Урмеева, Кама Тамагы районының мәгариф бүлеге башлыгы Елена Гыймадиева, районның мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты. Киңәшмә барышында Россия Федерациясе законнарының мәҗбүри таләпләрен үтәү буенча чаралар системасы тәкъдим ителде.
Элегрәк тикшерүләр барышында ачыкланган хокук бозуларны һәм төгәлсезлекләрне профилактикалау максатларында департамент экспертлары катнашында профилактик семинар үткәрелгән иде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча 37 күрсәтмә язылган. Хокук бозуларны бетерү срогы 2020 елның мартына кадәр билгеләнгән.