Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе беренче тапкыр ел саен үткәрелә торган «Географик диктант» халыкара акциясендә катнашачак.
27 октябрьдә Россиядә һәм чит илләрдә РГОның V Географик диктанты узачак. Масштаблы халыкара агарту акциясе Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы буенча Рус географик җәмгыяте тарафыннан 2015 елдан бирле уздырыла. Вакыйганың төп максаты - географик белемнәрне популярлаштыру һәм бөтен дөнья буйлап кешеләр арасында Россия географиясенә кызыксынуны арттыру. Диктантны дүрт ел уздыру дәверендә анда 900 меңнән артык кеше катнашты. 2018 елда РГО белән бергә акция үткәрү өстендә 99 ил эшләде.
Диктантта катнашу бушлай, ирекле һәм аноним. Алдан теркәлү кирәк. Мәйданчык координаторына мөрәҗәгать итеп, 8-903-343-87-46 телефоны буенча теркәлергә мөмкин. Диктант иртәнге 11 дә башлана.