21 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр Казанда Студентлар отрядлары арасында "Труд крут" Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы узачак.
Ярышлар студентлар арасында, төзелеш, педагогия, сервис, медицина, авыл хуҗалыгы отрядлары, шулай ук озатучылар отрядлары арасында узачак. Конкурс программасында катнашучылар үзләренең һөнәри әзерлекләрен һәм компетенцияләр дәрәҗәсен күрсәтәчәкләр.
Ә инде 25 октябрьдән 27 октябрьгә кадәр Мәскәүдә хәрәкәтнең 60 еллыгына һәм "Россия студентлар отрядлары" яшьләр иҗтимагый оешмасының 15 еллыгына багышланган Бөтенроссия слеты узачак. Слетта Россиянең 80 төбәгеннән, БДБ һәм Балтыйк илләреннән 6 мең кеше катнашачак: заманча студентлар отрядларының иң яхшы вәкилләре һәм хәрәкәт ветераннары, федераль башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнары вәкилләре, эре эш бирүчеләр, җәмәгать эшлеклеләре.