Татарстанда дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында Формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча проект тормышка ашырыла. Анда социаль блок министрлыклары, шул исәптән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы катнаша.
2018 елның 29 ноябрендә ТР Президенты Аппараты, ТР Иҗтимагый палатасы, республика гражданнары һәм башкалар катнашында Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында 7 бурыч билгеләнде:
1. Татарстан Республикасының барлык мәгариф оешмаларын полицияне экстрен чакыру төймәләре белән тәэмин итәргә (җиһазландырылган мәгариф оешмалары өлешен 92 %тан 100 %ка кадәр арттырырга).
2. 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген 44%тан 55%ка кадәр арттырырга.
3. Биналары капиталь ремонт таләп итмәслек итеп мәктәпкәчә мәгариф оешмалары өлешен 67%тан 73%ка кадәр арттырырга.
4. Заманча инфраструктура һәм яңа укыту-лаборатория җиһазлары белән тәэмин ителгән квалификацияле кадрлар әзерләү өчен ресурс үзәкләре булган һөнәри белем бирү оешмалары булдыру.
5. Өстәмә белем бирү программалары буенча шөгыльләнүче 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар өлешен 80 %тан 82 %ка кадәр арттырырга.
6. Кайнар туклану белән колачланган укучылар санын 95% тан 96,5% ка кадәр арттырырга.
7. Табигый-фәнни, математик һәм мәгълүмати-технологик юнәлешле программалар гамәлгә ашырыла торган мәктәпләр санын профильле укыту кысаларында 45 %тан 55 %ка арттырырга.
Ачык максатлар һәм бурычлар Министрлык боерыгы белән расланды (03.12.2018 № 1800/18). Әлеге боерык массакүләм мәгълүмат чараларында халыкка җиткерелгән һәм министрлыкның рәсми сайтында, шулай ук «Ачык Татарстан» бердәм мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Министрлыкның 2019 елның 3 кварталында төзелгән максатлары һәм бурычлары исемлеген гамәлгә ашыру турында мәгълүмат министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган (http://mon.tatarstan.ru/rus/publichnoe-formirovanie-tseley-i-zadach.htm).