Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты студентлары һәм укытучылары шагыйрь Гавриил Державин һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Акция «Державин укулары» XV Халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында узды. Татарстан башкаласы «Державин укулары»н үткәрү урыны итеп очраклы гына сайланмаган: нәкъ менә биредә Гавриил Державин туган һәм үскән. 1802-1803 елларда шагыйрь Россия империясенең Хөкүмәт Сенаты генерал-прокуроры һәм юстиция министры вазифасын башкара – ул әлеге министрлыкның беренче җитәкчесе була. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Казан федераль университетының беренче проректоры Рияз Минзарипов, халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар һәм кунаклар катнашты.