Кыргызстанда Татар мәгарифе көннәре узды

2019 елның 18 октябре, җомга
14-16 октябрьдә Кыргызстан Республикасында Татар мәгарифе көннәре узды. Аны
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды. Чарада ТР
Премьер-министр урынбасары-мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты.
Татарстаннан килгән делегация составында Татарстан Республикасы Фәннәр
академиясе, Казан федераль университеты, Казан шәһәре мәгариф идарәсе вәкилләре
һәм белем бирү оешмалары директорлары бар иде. Алар Кыргызстан Республикасы
белем бирү оешмалары, “Туган тел” татар-башкорт үзәге иҗтимагый оешмасы, “Асыл
бала” белем бирү үзәге эшчәнлеге белән танышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International