Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Казан федераль университетының күзәтү советы утырышы узды. Утырышта совет әгъзалары, шул исәптән Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры урынбасары Марина Боровская һәм РФ финанслар министры урынбасары Алексей Лавров катнашты.
ГАҖ «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов һәм ГАҖ «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин көн тәртибе мәсьәләләре буенча язма фикер җибәрделәр.
Чара ахырында Рөстәм Миңнеханов РФ фән һәм югары белем министры урынбасары Марина Боровскийга һәм Россия финанслар министры урынбасары Алексей Лавровка Татарстан Президенты Рәхмәтен тапшырды.