Саба районында милли мәгарифне оештыруның үзенчәлекләрен тәкъдим иттеләр

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

18 октябрьдә Саба районында муниципаль мәгариф идарәсе органнарының милли мәгариф өчен җаваплы методистлары, белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм татар теле,әдәбияты укытучылары  өчен зона семинар-киңәшмәсе узды. Семинарда Арча, Әтнә, Биектау, Балтач, Кукмара, Питрәч, Теләче, Лаеш, Балык Бистәсе һәм Мамадыш районнары катнашты. Киңәшмәнең секция утырышлары Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсенең сәләтле балалар өчен мәктәп-интернаты, Тимершәех урта мәктәбе, Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе һәм Шәмәрдән лицее базаларында үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International