Чит ил студентлары югары белем алу өчен КФУны сайлый

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Чит ил абитуриентларыннан Россиядә уку өчен килгән гаризалар күләме 2019 елда 20 процентка  арткан. Югары уку йортларын сайларга һәм укырга керү өчен гариза калдырырга мөмкин булган  Russia.Study цифрлы платформасы мәгълүматлары буенча, быел 115 мең чит ил абитуриенты югары белемне Россиядә алырга булган. Алар арасында иң популяр уку йортлары дип Санкт-Петербург дәүләт университеты, Россия халыклар дуслыгы университеты һәм Казан федераль университеты санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International