Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең “Игелек каникулга китми” Бөтенроссия конкурсының “Игелекле старт” номинациясе җиңүчеләре билгеле. Бер меңнән артык гариза кабул ителгән. Конкурста 713 мәктәп волонтер отряды катнашкан, шуларның 71е Татарстаннан. Экспертлар яшь волонтер эше программаларына бәя бирде һәм нәтиҗәләр буенча Россиянең иң яхшы 500 волонтер отряды рейтингы төзеде. Әлеге исемлеккә республикабызның 29 мәктәбе керде. Алар арасында Азнакай, Түбән Кама, Мамадыш, Нурлат, Лаеш, Буа, Яшел Үзән, Актаныш, Биектау, Алабуга, Спас, Сарман районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәре укучылары бар.