Мамадышның сәләтле мәктәп укучыларына Санкт-Петербург шәһәренә юлламалар бүләк иттеләр

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Республика һәм россиякүләм  конференцияләрдә, конкурсларда һәм фестивальләрдә җиңү яулаган Мамадыш шәһәренең 1нче мәктәбендә унберенче сыйныфта укучы егерме егет-кыз “Моя Россия:Град Петров” программасы кысаларында Санкт-Петербург шәһәренә сәяхәт кылды.

Татарстан укучылары шәһәр буенча экскурциядә катнашты. Мәктәп укучылары мәһабәт Исааков соборы, Мариин сарае, Мариин театры, Петропавлов крепосты белән сокланды. Шулай ук проект кысаларында укучылар Россиянең мәдәни-тарихи һәм сәнгати музейлары арасында иң зурларыннан саналган Эрмитаж музеенда да булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International