18 ноябрьдә Казанга «Глаголица» VI бәйсез әдәби премиясенең финалына бөтен Россиядән һәм якын чит илләрдән 60 яшь автор киләчәк. Биш көн дәвамында балаларны Казан буенча экскурсияләр, татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышу, театрларга бару, шулай ук танылган әдәбиятчылар белән иҗади очрашулар, мастер-класслар һәм жюри әгъзалары, язучылар, шагыйрьләр, тәрҗемәчеләр һәм эссеистлар белән очрашулар көтә. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 22 ноябрьдә “Әкият” курчак театрында узачак. Әдәби конкурсның 30 призерына планшетлар һәм китаплар, ә гран-прига ияләренә “Бәллүр ябалак” кубогы тапшырылачак. “Татар телендә проза” һәм “Татар телендә поэзия” номинацияләрендә иң яхшы эшләрнең авторлары Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменнән призлар белән бүләкләнәчәк.