Казан шәһәренең 186нчы «Перспектива» күппрофильле лицеенда район методик берләшмәләр җитәкчеләре һәм математика, физика, химия, география һәм биология укытучылары республика форумы узды. Форумда мәгариф бүлекләре җитәкчеләренең укыту-методик эш буенча урынбасарлары, фән укытучылары, әлеге фәннәр буенча кураторлык итүче район методик берләшмәләре җитәкчеләре катнашты. Барлыгы 500 дән артык катнашучы җыелды. Алар дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек технологияләре, Татарстан Республикасы олимпиада хәрәкәтен үстерү һәм башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.