Бөгелмә шәһәренең “Бәләкәч” балалар бакчасы Татарстанда билингваль балалар бакчаларына конкурс грантын отты

2019 елның 22 октябре, сишәмбе
Бөгелмә шәһәренең 26нчы “Бәләкәч” балалар бакчасы “Иң яхшы билингваль балалар
бакчасы” республика конкурсы нәтиҗәләре буенча грант алды. Мәктәпкәчә балаларга
белем бирү оешмасы коллективы конкурста “Уңыш балачактан башлана” дип аталган
проектын тәкъдим итте. Әлеге проектның максаты булып Татарстанның ике дәүләт
телен дә бер дәрәҗәдә өйрәнү тора. Барлык педагоглар да IT-технологияләр һәм
“акыллы гаджетлар”ны иркен куллана. “Цифрлы балалар бакчасы” – 26нчы балалар
бакчасы бренды санала. Педагоглар эшләү дәверендә авторлык электрон дидактик
уеннар, яңа лексиканы җиңелрәк һәм тизрәк истә калдыру өчен сөйли торган сүзлекләр
булдыра. Коллектив шулай ук укыту-методик комплект буенча кирәкле материалларны
тизрәк табу өчен цифрлы картотека эшләгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International