Яр Чаллы шәһәре педагог-психологы Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы номинацияләренең берсендә җиңүче булды

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

30 нчы сентябрьдән 4 нче октябрьгә кадәр Мәскәү шәһәрендә педагог-психологлар арасында Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының йомгаклау этабы узды. Региональ этапны уңышлы узган 66 педагог-психолог финалга чыкты. Конкурста балалар бакчалары, мәктәпләр, колледжлар, психологик-педагогик, медицина һәм социаль ярдәм үзәкләре хезмәткәрләре катнашты. Татарстан Республикасы данын бәйгедә Яр Чаллы шәһәренең 34 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе педагог-психологы Ирина Демидова яклады. Жюриның әгъзаларының барысы да Ирина Демидова тәкъдим иткән мастер-классны югары бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча ул «Иң яхшы мастер-класс» номинациясендә җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International