22 октябрьдә 19нчы гимназиядә SWIFT Roundtable 2019 халыкара түгәрәк өстәл утырышларының тантаналы ачылышы узачак. Бу көнне шулай ук Россия Фәннәр академиясенең база мәктәпләре җитәкчеләренең Россия Фәннәр академиясенең база мәктәпләре буенча комиссиясе секретаре Александр Соломатин белән очрашуы планлаштырыла. SWIFT (Schools With Innovative Future Technology) түгәрәк өстәле – ул 2 елга бер тапкыр уздырыла торган халыкара конференция. Конференция инновацияләр өлкәсендә үзара алмашу һәм хезмәттәшлек, шулай ук халыкара дәрәҗәдә мәктәпләрнең партнерлык мөнәсәбәтләренә кагылышлы күп кенә мәсьәләләр буенча фикер алышу мәйданы булып тора. Әлеге түгәрәк өстәлдә Австралиядән, Гонконгтан, Сингапурдан һәм Яңа Зеландиядән даими катнашучылар составы бар.