Татарстанның яшь биологлар Бөтенроссия турнирының IX региональ этабында җиңүчеләр билгеләнде

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

«Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында 19 - 20 октябрьдә Яшь биологларның Бөтенроссия турнирының IХ төбәк этабы узды. Анда Әгерҗе, Баулы, Бөгелмә, Югары Ослан, Зәй, Лениногорск, Мамадыш районнарыннан 20 команда составында 88 укучы катнашты.

Яшь биологларның турниры - биология белән мавыгучы мәктәп укучылары өчен команда ярышы. Турнир фәнни дискуссияләр формасында уза.

«Юниорлар» лигасында биологик дискуссия ярышлары нәтиҗәсе буенча III дәрәҗә призерлар булып Бөгелмә шәһәренең ике гомуми белем бирү учреждениесеннән - 2 нче лицейдан һәм 6 нчы урта мәктәптән «Генотип» җыелма командасы, Казан шәһәренең 19 нчы гимназиясенең «МТД фәнни берлеге» командалары катнашты.

II дәрәҗә дипломнар белән Иннополис лицееның «Джи» командасы, Казан шәһәренең Киров районындагы 4 нче гимназия-интернатның «Калоптерикс вирго» командалары, Баулы районының 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Эвгленики» командалары бүләкләнде.

"Юниорлар" лигасында команда беренчелегендә Иннополис лицееның "Үзебез дә белмисез" командасы җиңүче булды.

 

«Сеньорлар» лигасында III дәрәҗә дипломнар белән «СОлНЦе» мәктәп-интернатының «Диагноз» командасы укучылары бүләкләнде; Казан шәһәре Мәскәү районының 102нче гимназиясенең «Терра» командасы һәм Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның «Пед аспера астра» укучылар II дәрәҗә дипломнар алдылар.

“Сеньора” лигасының команда беренчелегендә җиңүче - Казан шәһәренең Киров районындагы 4 нче гимназия-интернатның “Чибэркэй” командасы.

"Юниорлар" лигасында шәхси зачетта Лада Зиновьева җиңүче булды (Баулы районының 6 нчы урта мәктәбенең "Эвгленики" командасы).

"Сеньора" лигасында шәхси зачетта Седа Нур Канат җиңүче булды (Казан шәһәренең Киров районындагы 4 нче гимназия-интернатның "Чибэркэй" командасы).

Турнирда катнашучыларны искиткеч нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм остазларга командаларны биологик сугышларга әзерләү һәм фидакарь хезмәт өчен рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International