Бу мәсьәлә буенча Иҗтимагый совет утырышында фикер алыштылар. Аны председатель Асия Тимирясова алып барды.
Фикер алышуда министрлык белгечләре катнашты. Нәкъ менә алар утырышның беренче этабында киләсе елга эшнең өстен юнәлешләре буенча тәкъдимнәрне башлап җибәрделәр. Эксперт төркеме составы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан билгеләнде. Экспертлар арасында - һөнәри, академик бергәлек һәм коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре, үз эшенең профессионаллары, шактый эш тәҗрибәсе һәм хакимият органнары профиле буенча казанышлары булган профессионаллар.
Тавыш бирүгә чыгарылачак өстенлекләр арасында - мәктәпләрне капиталь ремонтлау, мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген арттыру, укучылар белән һөнәри юнәлеш эше, яшь белгечләр белән эшләү, цифрлы белем бирү технологияләрен куллану һәм башкалар.