Казанда Чаллы мәктәбе укучылары өчен «Ноосфера» сменасы башланды

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

21-27 октябрьдә «Ноосфера» профиль сменасы старт алды. Анда Яр Чаллы шәһәренең 56 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7-11 сыйныфларында белем алучы 32 укучы катнаша. «Ноосфера» профильле сменасы программасында химия, рус теле, физика, математика, Дөнья сәнгать мәдәнияте, җәмгыять белеме (икътисадый һәм юридик аспектлар) кебек төрле фән өлкәләрендә укучыларны теоретик яктан әзерләү планлаштырыла. Теоретик әзерлекне уздыру өчен Татарстан Республикасының атказанган укытучылары, югары категорияле укытучылар, физика-математика фәннәре кандидатлары, Татарстан Республикасының алдынгы югары уку йортлары укытучылары чакырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International