Казан шәһәренең 146нчы лицее регионнарда һәм миниципалитетларда белем бирү оешмаларында туклануны оештыру системалары бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрнең берсе дип табылды. Әлеге конкурс мәктәпләрдә туклануны оештыруны яхшырту һәм камилләштерү максатыннан уздырыла. Биредә белем бирү оешмалары, башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары катнаша. Конкурс ике этапта уздырыла. Беренче этап читтән торып үткәрелә, катнашучылар гаризалар һәм конкурс эшләрен җибәрәләр. Быел конкурска Россиянең 67 төбәгеннән 615 гариза кабул ителгән. Катнашучылар арасында Татарстан мәктәпләре дә бар.