25 октябрьдә Казанда “Мәгарифтә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика” бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Конференцияне оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Казан ачык талантлар университеты 2.0.
Конференциянең төп максаты – мәктәпләрдә, югары уку йортларында, өстәмә һәм урта һөнәри белем бирү системасында остазлык эшчәнлегенең стратегияләрен һәм технологияләрен сайлауда, сәләтле һәм мотивацияле яшьләр белән эшләгәндә, шулай ук укытуда кыенлыклары булган укучылар белән эшләгәндә, остазлык программаларын гамәлгә ашыруда фәнни алымнар һәм тәҗрибә буенча максатчан фикер алышу юлы белән учреждениеләргә, оешмаларга, методистларга, педагогларга ярдәм итү. Конференция ачылышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин катнашачак.
Үткәрү вакыты: 2019 елның 25 октябре.
Үткәрү урыны: Казан шәһәре, 146 нчы лицей (М.Чуйков ур., 89, корп.А).