Казан мәктәпләрендә сәламәт туклану дәресләре уздырыла

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Зур тәнәфес. Без 146 нчы Казан лицееның мәктәп ресторанында. Укучыларның бер өлеше төшке аш ашаган вакытта, беренче сыйныф укучылары озын өстәл артында үзләре әзерләргә җыена. Пешекче аларга бу эштә ярдәм итә. Ул балаларга күп катламлы десерт һәм салкын закуска ясаячаклары турында хәбәр итә. Барлык компонентлар да кул астында: биойогурт, варенье, какао-порошок, җиләк-җимеш, кукуруз мамыклары. 

Пешекче әзерләү барышында балалар белән аралаша, ризыкның үзлекләре турында иркен формада сөйли. Әлеге күренеш журналистлар өчен генә куелган тамаша түгел. Мондый мастер-классларны биредә "Сәламәтлек һәм дөрес туклану турында сөйләшү" Бөтенроссия программасы кысаларында даими рәвештә оештыралар.

Ул илнең күп кенә төбәкләрендә инде егерме ел гамәлдә. Казаннан анда берничә мәктәп, шул исәптән 146 нчы лицей катнашты. Ә бу елдан башлап программа шәһәрнең барлык гомуми белем бирү учреждениеләрен үз эченә алачак.

Гадәти булмаган проектның инициаторы азык-төлек җитештерүдә махсуслашкан халыкара компания булды. Бу очракта ул Реклама максатларын эзәрлекләми, ә социаль җаваплылык позициясеннән чыгып эш итә. Программа Россия медицина фәннәре академиясенең Азык-төлек институты катнашында Россия мәгариф академиясенең Яшь физиологиясе институты тарафыннан эшләнгән. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы да проектны тулысынча хуплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International