Казан ратушасында КФУың Н.И.Лобачевский исемендәге лицее ел саен уздыра торган традицион бал бәйрәме узды. Быелгы бал А.С.Пушкин тууына 220 ел һәм Казан университеты ачылуга 215 ел тулуга багышланган. Биеклеккә күтәрелергә, вальс биергә, шигырьләр укырга бүген барлык лицей укучылары килде.
Бал укучыларны Россия мәдәниятенең традицион кыйммәтләренә җәлеп итү, үзләрен әдәби әсәрләр геройлары итеп хис итү, шул вакыттагы дөньяви тормышка чуму мөмкинлеге бирү максатыннан үткәрелә.