Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте Бердәм дәүләт имтиханнары турында яңа анимацион видеороликлар һәм плакатлар әзерләде.
Алар ярдәмендә чыгарылыш сыйныф укучылары математика һәм чит телләрдән БДИ үзенчәлекләре, 9нчы сыйныфта рус теле буенча әңгәмә, БДИда ничек теркәлергә, имтиханнарны яңадан тапшырырга, БДИ кагыйдәләре һәм процедурасы, бланклар тутыру турында белә алачак. Әлеге видеороликлар чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен имтиханга ничек яхшырак әзерләнергә кирәклеге хакында киңәшләрне үз эченә ала. "Мәгариф һәм өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт гадәттәгечә чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына имтихан процедуралары кагыйдәләрен һәм үзенчәлекләрен аңлатуга зур игътибар бирә. Ел саен без аңлату материалларын яңартабыз һәм тулыландырабыз, имтихан биремнәрен эшләүчеләр катнашында БДИга әзерлек буенча видеоконсультацияләр төшерәбез. Алар файдалы булыр һәм киләчәк чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарда ниләр көтүен яхшырак аңларга ярдәм итәр дип ышанабыз», - дип сөйләде Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов. Яңа видеороликлар Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Youtube-каналында, ә плакатлар рәсми сайтларында урнаштырылган.