Зәй шәһәрендә “Ел тәрбиячесе-2020” республикакүләм бәйгесенең муниципаль этабы узды. Ике өлештән торган әлеге бәйгедә тәрбиячеләр үзләренең педагогик тәҗрибәсен һәм балалар белән дәрес фрагментларын тәкъдим иттеләр. Дәрес фрагментларында нәниләр генә түгел, өлкәннәр дә – жюри вәкилләре һәм залдагы тамашачылар да катнашты. Жюри әгъзалары фикеренчә, тирә-юньдәгеләрне шулай җәлеп итү өчен чын педагогик талант кирәк.
Бәйгене оештыручылар-Зәй районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе һәм мәгариф хезмәткәрләре профсоюз комитеты. Беренче һәм икенче урыннарны алган катнашучылар зона этабында катнашачак.