Менделеевск мәктәбендә 3D-принтерлар, квадрокоптерлар һәм робототехника булган үзәк ачтылар

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Менделеевск районының Ижевка мәктәбендә «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге ачылды. Хәзер биредә  «Заманча мәктәп» федераль проекты ярдәмендә заманча технологияләр буенча укытачаклар. Үзәк буенча экскурсия вакытында район башлыгы Валерий Чершинцев уку кабинетларын карап чыкты, анда аңа җиһазлар мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Проектны тормышка ашыру өчен 1,6 млн. сум бүлеп бирелгән. Бу акчага мәктәптә матди-техник базаны яңартканнар, яңа җиһазлар сатып алганнар. Бу балаларны «Технология», «Информатика», «Тормыш иминлеге нигезләре» фәннәре буенча яңача укытуга якын килергә мөмкинлек бирәчәк. Үзәкне компьютерлар белән генә түгел, ә 3D-принтерлар, квадрокоптерлар, робот техникасы, шулай ук Тормыш куркынычсызлыгы нигезләрен өйрәнү һәм беренче ярдәм күрсәтү өчен җиһазлар белән дә тәэмин иткәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International