“Киләчәккә билет” проекты кысаларында Татарстаннан 3,6 мең укучы онлайн-тест узды

2019 елның 25 октябре, җомга

“Киләчәккә билет”  гомуми белем бирү оешмаларының 6-11 нче сыйныф укучылары өчен башлангыч һөнәри юнәлеш бирү проектының беренче этабы тәмамланды. Проект платформасында 66 мәктәптән укучылар онлайн-тест узды. Онлайн-диагностика укучының уйлап эш итү, сайлап ала белү, шулай ук төп сыгылмалы күнекмәләргә (хәтер, игътибар, командада эшли белү, логика) ия булу дәрәҗәсен билгеләргә мөмкинлек бирә. Тест шулай ук яшүсмерләрнең һөнәри кызыксыну  өлкәсен билгели һәм аларның конкрет компетенция турында белемнәрен ачыклый. Нәтиҗәләр аларга үз мөмкинлекләрен, сәләтләрен һәм мәнфәгатьләрен чагыштырырга һәм проектның киләсе этабына – гамәли чараларга күчәргә ярдәм итә. Әлеге чаралар 21 октябрьдә башланачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International