25 октябрьдән 25 ноябрьгә кадәр Казан федераль университеты масштаблы агарту акциясе - "КФУның фәнни десанты"н уздырачак.
Бер ай эчендә укытучылар һәм галимнәр Татарстанның 18 шәһәрендә һәм поселокларында булалар, дип хәбәр итә югары уку йорты матбугат хезмәте. 13 институттан, бер югары мәктәптән, бер факультеттан һәм КФУның ике филиалыннан фәнни-популяр лекцияләр булачак. Аларда танылган тикшеренүчеләр һәм педагоглар аңлаешлы формада фән казанышлары һәм дөньяда булган катлаулы күренешләр турында сөйлиячәкләр.
“Фәнни десант” 25 октябрьдә - Апаста, 29 октябрьдә - Актанышта, 30 октябрьдә - Лениногорскида, 31 октябрьдә - Мамадышта, 1 ноябрьдә - Әлмәттә, 5 ноябрьдә Менделеевскида булачак.
Аннан соң, 6 ноябрьдә - Чистайга, 7 ноябрьдә Минзәләгә, 8 ноябрьдә - Нурлатка, 9 ноябрьдә - Алабугага, 12 ноябрьдә - Зәйгә һәм 13 ноябрьдә Әгерҗегә барып җитәчәк.
14 ноябрьдә - Мөслимдә, 15 ноябрьдә - Бөгелмәдә, 20 ноябрьдә - Азнакайда, 21 ноябрьдә - Сарманда һәм 22 ноябрьдә Арчада фәнни бәйрәм узачак. Проект 27 ноябрьдә Яр Чаллыда тәмамланачак.