Казан балаларын коллекцион Яңа ел открыткалары конкурсында катнашырга чакыралар

2019 елның 25 октябре, җомга

Казан укучыларын «Җиңү чыршысын яса» Бөтенроссия конкурсында катнашырга һәм 1945нче җиңү елында яңа ел бәйрәменең  ничек үтүен күрсәтергә чакыралар. Өч җиңүченең рәсемнәре коллекцияле Яңа ел открыткаларында төшереләчәк. Конкурсны Җиңү музее һәм Россия Почтасы үткәрә, анда 7-17 яшьлек балалар катнаша ала. Рәсемнәр төрле техникада ясалырга мөмкин, алар шул ел атмосферасын чагылдырырга һәм шул чорга туры килергә тиеш.

Әби-бабаларының хикәяләре, шулай ук гаилә архивларыннан алынган фоторәсемнәр сурәт өчен нигез була ала. Бу очракта конкурсант әлеге вакыйга турында рәсем язарга мөмкин. Рәссам-иллюстраторлардан, Җиңү һәм Почта музее хезмәткәрләреннән торган жюри конкурсантларны өч төрле номинациядә бәялиячәк: 7-10 яшь, 11-14 яшь, 15-17 яшь. Һәр категориядә дә декабрь башында игълан ителәчәк өч җиңүчене сайлап алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International