Яшел Үзән районында семинар – киңәшмә узды

2019 елның 25 октябре, җомга

24 октябрь көнне Яшел Үзән районында республика районнары мәгариф бүлекләренең милли мәгариф буенча методистлары, татар телендә белем бирүче оешмалар директорлары, туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының зона семинар – киңәшмәсе «Федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру шартларында укытучыларның предмет һәм методик компетенциясен үстерү» темасы астында узды.

Семинарда Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Яшел Үзән районнары мәгариф хезмәткәрләре катнашты. Секция утырышлары С.К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе һәм А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицейда узды.

Семинар – киңәшмәнең пленар утырышында Татартан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Марс кызы Әхмәтҗанова, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Халиков Илгиз Илдар улы,  Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең  Г. Ибраһимов  исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Абдуллина Диләрия Марат кызы  чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International