Казанда география һәм икътисад буенча олимпиадаларда катнашучылар өчен «Орион» сменасы уза

2019 елның 25 октябре, җомга

21-27 октябрьдә «Республика олимпиада үзәге» нең структур бүлекчәсе саналган «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында «Орион» профиль сменасы уза. Әлеге смена кысаларында Татарстан Республикасы гомуми белем учреждениеләренең 7-11 сыйныф укучылары өчен география һәм икътисад буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабына әзерләнү максатыннан укыту-тренировка җыеннары уздырыла. Биредә катнашучылар булачак Олимпиада сынауларына әзерләнә, фикердәшләре белән таныша һәм дуслаша алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International