Мәктәп бизнес–компанияләре Казанда яңа экскурсион маршрутлар ясаячак

2012 елның 12 октябре, җомга
Яшь бизнесменнарның тәкъдимнәре арзанрак булачак һәм өлкән хезмәттәшләренең турпакетларыннан кызындыру ягыннан калышмаячак
11 октябрьда “Идел” яшьләр үзәгендә “Туризм өлкәсендә мәктәп компанияләре” семинары старт алды. Чараны оештыручылар – “Яшьләрнең казанышы” иҗтимагый оешмасы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, дип хәбәр итә ТР Иҗтимагый палатасы.
Семинарга Россиянең бик күп шәһәрләреннән мәктәп компанияләре җыелган. Алар үз шәһәрләре буйлап экскурсияләр эшләячәк, “Яшьләрнең казанышы” яңа проекты кысаларында бизнесның нигезләрен өйрәнәчәк.
Семинарда Болгар шәһәреннән “Фатория” мәктәп компаниясе дә катнаша. Яшь эшмәкәрләр агымдагы елның сентябрь аенда "БДИ 100 баллы” һәйкәлен уйлап тапканнар. Ул 2 нче номерлы мәктәп территориясендә төзелгән. Яңа стела турында инде төрле риваятьләр йөри. Укучылар һәйкәл янына, имтиханның теләгән нәтиҗәсен уйлап кую өчен, киләләр.
“Укучыларның экскурсияләре, өлкән хезмәттәшләренең базар бәяләре белән чагыштырганда, арзанрак. Алар кызындыру ягыннан да калышмый. Мәктәпләр өчен бу акыл белән акча эшләүнең һәм үз төбәген танытуның яхшы мөмкинлеге”, - дип билгеләде “Яшьләрнең казанышы” иҗтимагый оешмасы башкарма директоры Ләлә Бикчәнтәева.
Укучыларның семинары 14 нче октябрьда тәмамлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International