КФУ студентлар һәм мәктәп укучылары өчен инглиз теле буенча Бөтенроссия диктанты үткәрә

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

2019 елда диктант 29 ноябрьдә узачак. Узган ел диктантка Россиянең 73 регионыннан 28 000 артык кеше кушылды – акция 150 югары уку йорты һәм урта махсус уку йортлары, Россиянең 400 мәктәбендә узды.

Казанда чара берничә мәйданчыкта узачак: КФУның төп бинасының 1 һәм 2 физик аудиториясе,  психология һәм мәгариф институты һәм Халыкара мөнәсәбәтләр институты актлар залллары.

Акция нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар тапшырылачак. Моннан тыш,  диктант язучылар проектта катнашу турында сертификатлар алачак.

Инглиз теле буенча Диктант 2019 елның 29 ноябрендә, Мәскәү вакыты белән  10 сәгатьтә башланачак.

Катнашу өчен 2019 елның 26 ноябренә кадәр мәҗбүри теркәлү узарга кирәк.

Теркәлү өчен сылтама: https://forms.gle/KogcAPRmSorRTKtn6

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International